-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль , 13:05

Владимир Путин Татьяна Голикова белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән очрашу уздырды.

Владимир Путин Татьяна Голикова белән очрашты
Владимир Путин Татьяна Голикова белән очрашты

Сүз сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәл, аерым алганда, кайбер авырулардан үлүчеләр санын шактый киметү һәм медицинада кадрлар мәсьәләсен хәл итү турында барды.

- Без сезнең белән яхшы беләбез, социаль сәясәттә икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләр юк, - дип белдерде Владимир Путин. - Ләкин шушы иң мөһимнәр арасында сәламәтлек саклау аерым урын алып тора.

Татьяна Голикова докладны илдә медицина ярдәме күрсәтү системасы турында сөйләүдән башлады, 2026-30 елларда нинди үзгәрешләр планлаштырылуына ачыклык кертте. “Сезнең йөкләмәгез буенча без сәламәтлек саклау белән бәйле өч гомумдәүләт проектын гамәлгә ашырабыз. Төп һәм иң зур проект – “Дәвамлы һәм актив тормыш”. “Гаилә” гомумдәүләт проектында ана һәм балаларны саклау буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Һәм тагын технологик лидерлыкның гомумдәүләт проектлары блогында “Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре” проекты бар, анда сүз яңа клиник базалар әзерләү, яңа дарулар һәм медицина эшләнмәләре җитештерү турында бара. Болар барысы да, һичшиксез, Русия Федерациясе гражданнарына медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итүгә бәйле”, – дип ассызыклады вице-премьер.

Фото: kremlin.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас