Касьянов Алексей Анатольевич 1975 елның 24 маенда Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Уфаның Калинин районы прокуратурасында тикшерүче булып башлый.
2021-25 елларда - Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Башкортстан буенча Баш федераль инспекторы. Юстиция генерал-лейтенанты. Башкортстанның атказанган юристы.
2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, Халыклар дуслыгы һәм Салават Юлаев орденнары белән бүләкләнгән.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru