

Тиешле күрсәтмә Кремль сайтында бастырылган.
Документта, Министрлар кабинетына шундый һәр гаиләгә 450 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтү вариантын карарга
кирәк, диелгән. Бу акча гражданнарның ипотека буенча торак кредиты, яки заем буенча йөкләмәләрен каплауга тотынылырга мөмкин.
Дәүләт билгеләгән сумма чикләрендә мондый гаиләләр ипотека буенча бурычының бер өлешен тулысынча яисә өлешчә яба алыр дип көтелә.
Фото: "Кремлин.ру"