Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль , 14:44

Владимир Путин Вадим Яковенко белән очрашты

Владимир Путин Кремльдә Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Вадим Яковенконы кабул итте.

Владимир Путин  Вадим Яковенко белән очрашты
Владимир Путин Вадим Яковенко белән очрашты

- Былтыр "Росимущество"ның эш планы тулы күләмдә үтәлде. Без Русия Федерациясе казнасына, бюджетка 638 миллиард сум акча кертүне тәэмин иттек.

Традиция буенча, кертемнәрнең зур өлешен дәүләт катнашлыгындагы барлык компанияләр түли торган дивидендлар тәшкил итә, бу – 521 миллиард сум. Ул өлешне, әлбәттә, традицион рәвештә, нефть-газ секторы компанияләре, банклар түли.

Агентлык узган елда бюджетка 116 миллиард сум кертте. Бу акчаларны без хосусыйлаштырудан, җир арендалаудан, җир сатудан алдык. Ә тулаем алганда, өч ел эчендә агентлык бюджетка 1,5 триллион сум күчерде, - агентлык җитәкчесе.

Фото: kremlin.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас