Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль , 21:10

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры итеп - Ольга Кабанова, төбәк җитәкчесе ярдәмчесе итеп Александр Бурдо билгеләнделәр.

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр

Бурдо Александр Борисович 1963 елның 12 июлендә Йошкар-Ола шәһәрендә туган. СССРның Омск югары милиция мәктәбен тәмамлаган. Башкортстанның атказанган юристы. Салават Юлаев, генерал Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән.

Кабанова Ольга Николаевна 1971 елның 14 июнендә Уфада туган. Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1988 елда Уфа агрегат җитештерү берләшмәсендә башлаган. Башкортстанның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: башинформ.рф

Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Автор: Денис Таваев
Читайте нас