Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстан делегациясе вәкилләре Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Делегация визиты программасында җитештерү һәм социаль объектларда булу, шулай ук Башкортстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә каралган.
Шул ук көнне Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстан делегациясе вәкилләре ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрделәр. Башкортстан Башлыгы анда Үзбәкстан ягына вәкиллекле делегация визиты өчен рәхмәт белдерде, шулай ук төрле өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуның югары потенциалын билгеләп үтте.
- Республикабызда Ташкент өлкәсенең зур делегациясе эшли. Без элегрәк ирешкән килешүләр инде конкрет гамәлләр фазасына керә. Хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге зур потенциалны исәпкә алып, безгә, әлбәттә, аларны уңышлы тормышка ашыру мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Ташкент өлкәсе хокимы Зойир Мирзаев ике яклы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм киләчәктә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
- Башкортстан - безнең төбәк өчен якын һәм ышанычлы партнер, - диде ул.
Киңәшмәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды. Әйтик, агымдагы елның язында «Бекабад» технопаркы мәйданчыгында эзләнүләрне тәмамларга һәм төзелеш-монтаж эшләренә керешергә планлаштыралар. Моннан тыш, Үзбәкстан инвестицияләрен җәлеп итеп, Уфада кунакханә комплексы һәм Иглин районында терлекчелек фермасы төзү башлангычлары да бар.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: glavarb.ru