Сөйләшүнең төп темасы Русия һәм Белоруссия Союздаш дәүләтенең Югары Дәүләт Советы утырышына әзерлек булды. Ул 25 февральдә Мәскәүдә узарга тиеш.
"РИА Новости" язганча, утырышта Союз дәүләтен төзү турындагы килешү кысаларындагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар, шулай ук 2027-29 елларга аны гамәлгә ашыру буенча яңа юнәлешләр эшләячәкләр.
Моннан тыш, яклар ике ил төбәкләре арасында тимер юл элемтәсен оештыру турында декрет кабул итәргә ниятли.
Фото: РИА Новости.