Русия Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующиеның ведомстводан тыш сак һәм лицензия-рөхсәт бирү эшен оештыру буенча урынбасары, полиция полковнигы Роман Макаров яңа җитәкче алдында торган бурычларны билгеләде, шулай ук ведомствоның төбәк бүлекчәсенең Башкортстанның идарә командасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде.
Республика Башлыгы Александр Голубны билгеләнүе белән котлады һәм хезмәттә уңышлар теләде.
- Безнең Башкортстан буенча "Росгвардия" идарәсе белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Алга таба да үзара хезмәттәшлектә эшләп, уртак мәсьәләләрне хәл итәчәкбез. Без махсус хәрби операция бурычларын үтәүче ведомство сугышчыларын экипировкаларга ярдәм иттек. Бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Александр Голуб күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм республикада иминлекне тәэмин итү өчен бөтен көчен куячагын ассызыклады.