-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 февраль , 22:25

Алексей Текслер Уфада ниләр күрде?

Бүген Башкортстанга губернатор Алексей Текслер җитәкчелегендә Чиләбе өлкәсенең рәсми делегациясе килде. Уфа аэропортында аларны республика җитәкчесе Радий Хәбиров каршы алды. Сәфәр программасында - сәнәгать һәм социаль объектларда булу, төбәкләрнең икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү, шулай ук бизнес-форум форматында эшлекле даирәләрнең аралашуы.

Алексей Текслер Уфада ниләр күрде?
Алексей Текслер Уфада ниләр күрде?

Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Алексей Текслер Республика кардиология үзәгендә булдылар. Бу - республикада пациентларга барлык төр махсуслаштырылган, шул исәптән «йөрәк-кан тамырлары хирургиясе» профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче бердәнбер учреждение. Кардиоүзәк составында 518 урынлык стационар һәм сменасына 320 кешегә исәпләнгән поликлиника эшли.

Чиләбе өлкәсе губернаторы медицина учреждениесенең мөмкинлекләрен һәм аның белгечләренең компетенцияләрен югары бәяләде.

- Мин күргәннәр мине чын-чынлап тетрәндерде. Чыннан да, иң заманча бина, иң заманча җиһазлар, бик профессиональ табиблар, – дип билгеләде Алексей Текслер.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә сәфәр кысаларында фикер алышырга ниятләгән Чиләбе өлкәсе белән багланышларның төп юнәлешләрен игълан итте.

- Без Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә булган тәҗрибә белән уртаклашырга телибез. Беренчедән, үзара хезмәттәшлекнең норматив базасын актуальләштерәбез – хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куябыз. Икенчесе - һичшиксез, сәнәгать кооперациясе. Бездә икътисадның охшаш тармаклары шактый күп һәм без ышанычлы партнерлар була, шул исәптән импортны алыштыру һәм илнең технологик суверенитетын ныгыту бурычларын хәл итә алыр идек, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас