

Русия көньяк-көнчыгыш Азиядә бик мөһим партнер булган Вьетнам белән күп планлы хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәргә ниятли. Бу хакта Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Беренче канал эфирында белдерде.
"Вьетнам-безнең өчен Азиядә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бик мөһим партнер, һәм безнең тирән тарихи тамырлары, тарихи традицияләре булган күп планлы хезмәттәшлегебез бар. Һәм без бу хезмәттәшлекне тулысынча үстерергә ниятлибез", - дип ассызыклады Кремль вәкиле.
Фото: "Кремлин.ру"