-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль , 20:30

Алексей Текслер Уфада ниләр эшләде?

Кичә Башкортстанга губернатор Алексей Текслер җитәкчелегендә Чиләбе өлкәсенең рәсми делегациясе килде. Бүгенге сәфәр программасында - сәнәгать һәм социаль объектларда булу, төбәкләрнең икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү, шулай ук бизнес-форум форматында эшлекле даирәләрнең аралашуы.

Алексей Текслер Уфада ниләр эшләде?
Алексей Текслер Уфада ниләр эшләде?

Чиләбе өлкәсенең рәсми делегациясенең Башкортстанга визиты кысаларында Андрей Назаров һәм Алексей Текслер дөнья дәрәҗәсендәге Уфа вузара кампусы Геном үзәге мәйданчыгында булды. Биредә кунакларга мәгълүмати технологияләр өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләү өчен илдә иң эре «Школа21+» программалаштыру мәктәбе мәйданчыгын күрсәттеләр.

– Минем уйлавымча, безнең кампуслар, бер-беребезне тулыландыра алырлык юнәлешләрнең киң спектрын исәпкә алып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алачак. Безнең визитның иң мөһим нәтиҗәләренең берсе безнең төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган яңа һәм заманча проектларны берләштерү булды, дип саныйм. Бу проектлар бәйләнештә эшләячәк һәм бер-берсен тулыландырачак, - дип билгеләде Алексей Текслер.

Бүген «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе иҗтимагый оешмаларының патриотик тәрбия бирү һәм СВОга ярдәм итү тәҗрибәсе нигезендә фәнни-методик конференция дә узды. Чара Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең «Төбәкара диалог: регионнар бердәмлегендә дәүләт көче» бизнес-форумы кысаларында узды.

Шулай ук Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе медиклары белән панель сессия үткәрде. Потенциаль һәм реаль пациентлар белән тәүлек буе кире элемтә системасы – ул Республика перинаталь үзәгенең эш тәҗрибәсе. Ул ике Сәламәтлек саклау министрлыгы – Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе панель сессиясе темаларының берсе булды. Киңәшмә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлыннан туры эфирда узды. Башкортстан медицина даирәсе вәкилләре һәм Чиләбе өлкәсеннән 140тан артык белгеч ВКС режимында панель сессиягә кушылды.

Шул ук көнне Башкортстан белән идарә итү үзәгендә Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең Иҗтимагый палаталары хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар, шуның белән ике төбәк җәмәгатьчеләренең башланган коллаборацияләрен ныгыттылар һәм уртак проектларны эшләтеп җибәрү, тәҗрибә уртаклашу, бер-берсенә консультация һәм башка ярдәм күрсәтү ниятләрен ныгыттылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас