

Русия Президенты Владимир Путин хәрбиләрне Махсус операцияләр көче көне белән котлады, видео котлау Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, Махсус операцияләр көчләре бүлекчәләрен формалаштыру "ХХІ гасырның кискен чакыруларына җавап булды" һәм ул хәрбиләргә "хәрби хезмәтләре, хәрби осталыклары һәм шәхси батырлыклары өчен" рәхмәт белдерде.
"Эштә үзенчәлекле, стандарт булмаган, еш кына уникаль бурычларны хәл итәргә, теләсә нинди шартларда һәм ситуациядә тиз һәм нәтиҗәле эшләргә сәләтле булуларын исбатлады алар", - диде Владимир Путин егетләребез турында.