+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 март , 14:50

“Бердәм Русия” алдан тавыш бирүгә әзерләнә

Әзерлек барышында федераль Оештыру комитеты төзелде, аның составына махсус хәрби операциядә катнашучылар, Русия Геройлары, фән вәкилләре, санлаштыру һәм ясалма интеллект өлкәсендә экспертлар, волонтерлар керде.

“Бердәм Русия” алдан тавыш бирүгә әзерләнә
“Бердәм Русия” алдан тавыш бирүгә әзерләнә
«Бердәм Русия»нең алдан тавыш бирүне уздыру буенча федераль Ооештыру комитетына аерым роль бирелә. Анда катнашучылар составы процедура барышына профессиональ һәм иҗтимагый контрольне гарантияли, дип ассызыклады партия Генсоветы секретаре Владимир Якушев.

"Алдан тавыш бирү – Русия өчен уникаль партия процедурасы. Безнең партия эчендәге көндәшлекнең мәҗбүри стандарты һәм кандидатларны реаль эшчәнлек белән сынау механизмы. Нәтиҗәдә, кампаниянең рәсми старты алдыннан алар - кешеләр белән турыдан-туры әңгәмә башлау, ә сайлаучылар чыннан да ышаныч яулаган кешеләрне сайлап алу мөмкинлеге ала, - диде Генсовет секретаре. - Алдан тавыш бирүнең төп принциплары үзгәрешсез кала: алар - намуслылык һәм үтәкүренмәлелек.

Бернинди кулуар килешүләр дә булырга тиеш түгел. Бары тик ачык көндәшлек һәм гражданнарның ышанычы гына. Процедура, традиция буенча, электрон форматта үткәрелә. Бу механизм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады - аңа кешеләр ышана, чөнки ул - уңайлы һәм аңлаешлы, заманча алым".

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелә. "Аларны сәяси тормышка кертү – Президент куйган бурыч. Аның карарын гамәлгә ашыруда “Бердәм Русия” инде җитди адымнар ясады. Хәзер Дәүләт думасына сайлаулар буенча кампаниядә махсус хәрби операция ветераннарының тулыканлы катнашуын тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Генсовет секретаре.

Сенатор, өч тапкыр Олимпия чемпионы, Русия Герое, Оештыру комитетын җитәкләгән Александр Карелин сүзләренчә, хәзер кандидатлар үтәячәк процедураны, аларның агитация алып бару барышын, методикаларын күзәтүне оештырырга кирәк булачак.

"Сезнең һәрберегезнең алдан тавыш бирүгә үз мөнәсәбәте турында сөйләргә хокукы гына түгел, ә әхлакый бурычы да бар. Сез барыгыз да - тәҗрибәле, абруйлы кешеләр. Сезнең бәяләү фикерләрегезгә таянып, алдан тавыш бирүгә никадәр игътибар итсәләр, иң лаеклы кандидатларны сайлау мөмкинлеге шулкадәр югары", - диде ул.

Кандидатларны күрсәтү 11 мартта башлана һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлаучыларны теркәү "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша узачак, ул 20 апрельдә башланачак һәм 29 майда тәмамланачак. Тавыш бирү үзе 25-31 майда үтәчәк.

«Бердәм Русия» Генераль советы әгъзасы, сенатор Сергей Перминов 2026 елда процедураның төп үзенчәлекләрен билгеләде. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен преференцияләрне саклау, алар — нәтиҗәләрнең 25 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Оештыру комитеты әгъзалары ассызыклаганча, алдан тавыш бирү – партиянең көндәшле өстенлеге. "Партия мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итте һәм алдан тавыш бирүне уздырганда санлы инфраструктурадан файдалана", - дип билгеләде «Росатом» дәүләт корпорациясенең мәгълүмати һәм санлы технологияләр буенча директоры Евгений Абакумов.

«Бердәм Русия» процедура барышында кампаниянең «нуленче» этабын башлап җибәрергә, отышлырак хәлдә торырга һәм оппонентлар белән уртаклашмаска мөмкин, дип ассызыклады «Рапк» Электораль һәм социаль процесслар өлкәсендә профессиональ консультантлар ассоциациясе президенты Фирдус Алиев.

Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча ассоциация (РАСО) президенты Евгений Минченко билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирү моделе үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады: хәзер шундый ук инструментларга башка сәяси көчләр дә мөрәҗәгать итә башламакчы.

Фото: er.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас