Очрашуда Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, Венгриянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Норберт Конкой да катнаштылар.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия һәм Венгрия мөнәсәбәтләре тотрыклы характерда һәм уңай юнәлештә үсә. Ул шулай ук Мәскәү Петер Сийяртоның, билгеле кыенлыкларга карамастан, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр динамикасын саклап калу буенча тырышлыклары турында белә, дип билгеләде.
“Тулаем алганда, мөнәсәбәтләр тотрыклы характерда һәм уңай юнәлештә үсә, энергетика сәясәте мәсьәләләрен, шул исәптән углеводородларны да, һәм безнең флагман проект “Пакш” атом электр станциясен дә күздә тотам”, – диде Владимир Путин. Ул шулай ук илләр арасында товар әйләнеше 2025 елда якынча 13 процентка кимүен билгеләде.
“Углеводородларга килгәндә, беренче чиратта, нефть китерү сезне борчымый калмый. Әмма хәзер дөнья һәм Европа базарларында газга бәйле хәлне күрәбез. Без бу мәсьәләләрне тикшердек. Үзебездән торган бөтен нәрсәне эшлибез, һәрвакыт барлык йөкләмәләребезне үтәдек, һәм, әлбәттә, моны эшләргә ниятлибез. Барысы да Русиягә бәйле түгел, әмма Мәскәү һәрвакыт ышанычлы тәэмин итүче булды”, — диде Владимир Путин.
Русия Президенты Евросоюз тарафыннан яңа чикләүләрне көтмичә, хәзер үк перспективалы базарларга китү белән ЕСка газ китерүне туктату ихтималы турында белдерде.
“Бәлки, безгә хәзер үк Европа базарына поставкаларны туктатырга, ачылучы яңа базарларга китәргә һәм анда ныгырга кирәктер”, – диде Владимир Путин “Вести” программасы журналисты Павел Зарубинның соравына җавап биреп. Президент, шулай ук, Европада газга бәяләр арту дөнья базарларындагы гомум хәл белән бәйле, дип билгеләде.
Фото: kremlin.ru