+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 март , 11:05

Путин Трамп белән сөйләште

Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трамп белән Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, Украина һәм Венесуэла буенча тыныч процесс турында фикер алышты, дип хәбәр итте Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков.

Путин Трамп белән сөйләште
Путин Трамп белән сөйләште
"Сөйләшүдә Иран белән конфликт тирәсендәге вәзгыятькә һәм Украинадагы хәлләрне җайга салу буенча АКШ вәкилләре катнашлыгында алып барылган ике яклы сөйләшүләргә басым ясалды", - диде ул журналистларга.

Әңгәмә вакытында Владимир Путин Вашингтон һәм Тәһран арасындагы каршылыкларны сәяси-дипломатик чаралар белән хәл итәргә чакырды һәм бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты. Трамп, үз чиратында, вакыйгаларга Израиль белән уртак операция контекстында бәя бирде.

Лидерлар, шулай ук, Украина темасына кагылды. Русия Президенты АКШның арадашчы буларак тырышлыгын уңай бәяләде һәм хәрби чиктәш линиядәге хәл турында сөйләде. Америка лидеры конфликтны тизрәк җайга салуга өмет белдерде.

Моннан тыш, алар Венесуэла турында фикер алышты, шул исәптән дөньяда нефть базарындагы вәзгыять контекстында.

Әңгәмә Америка лидеры башлангычы буенча узды. Ул бер сәгать чамасы дәвам итте. Хезмәттәшләр бер-берсе белән даими аралашырга әзер булуын белдерде. Ушаков ассызыклаганча, аларның әңгәмәсе гамәли әһәмияткә ия булачак.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас