Владимир Путин Русия Федерациясе Герое Ярышев Сергей Романовичны Алиын йолдыз белән бүләкләү турында Указ әзерләргә кушты. Самарада яшәүче 21 яшьлек хәрби хезмәткәр ялгызы 68 көн Кызылармия юнәлешендә Гришино торак пункты районында позицияләрен тоткан. Хәзерге вакытта сугышчы җитди операциядән соң госпитальдә ята.
Сергей Ярышевның батырлыгы турында Президентка Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин хәбәр итте. Әңгәмәдән соң дәүләт башлыгы Оборона министрлыгыннан җентекле белешмә алды, Көньяк группировка гаскәрләре командующие генерал-полковник Сергей Медведев белән аралашты.
Указ якын арада имзаланачак.