+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 март , 09:15

Мәгариф системасын үстерү стратегиясе әзерләнә

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә илнең мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда мәгариф системасын үстерү стратегиясен әзерләү, бердәм дәреслекләр булдыру һәм педагогик хезмәтнең абруен күтәрүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Мәгариф системасын үстерү стратегиясе әзерләнә
Мәгариф системасын үстерү стратегиясе әзерләнә

Владимир Путин мәгариф системасын үстерү стратегиясен әзерләү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте. “Министрлык позициясеннән бу эшне ничек бәялисез?” – дип кызыксынды ул.


“Стратегияне әзерләү тәмамлана. Якын арада проектны Президентка раслау өчен тәкъдим итәчәкбез. Стратегиядә иң мөһиме – без старт ала торган база, илебез һәм мәгариф алдында торган чакыруларга җавап: бу ясалма интеллект үсеше дә, миграция сәясәте мәсьәләсе дә, – диде министр. – Әмма иң мөһиме – белем бирү дәрәҗәсен саклау һәм үстерү. Сезнең кушуыгыз буенча бу уку елыннан боерыкны расладык, һәр сыйныфта укытылырга тиешле барлык фәннәр буенча белем бирүнең бердәм эчтәлеген керттек. Мәктәп укучыларына йөкләнешне, өй эшләрен, контроль эшләрне нормалаштырдык, һәм хәзер һәр мәктәптә югары дәрәҗәдәге бердәм федераль программалар буенча белем алалар”.


Сергей Кравцов биш ел эчендә халыкара олимпиадаларда яуланган алтын медальләр саны артуы турында җиткерде. “Бурыч – киләчәктә лидерлыкны саклап калу, – диде ул. – Сезнең йөкләмәне үтәдек, илебез мәктәп белеме сыйфаты буенча беренче унлыкка керде. Биш ел эчендә артта калучы укучылар саны 25тән 15 процентка кадәр кимеде. Илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү өчен табигый-фәнни белем бирү сыйфаты буенча Президент йөкләмәсе гамәлгә ашырыла. Табигый фәннәр буенча 80нән артык балл җыйган балалар саны ике тапкырга артты. Стратегиядәге өстенлекләрнең берсе – нәкъ менә табигый-фәнни белем бирүне үстерү. Бердәм тарих дәреслекләре буенча йөкләмә үтәлде. 2028 елга бердәм дәүләт дәреслекләренең төп предметлары буенча бөтен линейканы кертүне тәмамлыйбыз”.


Стратегиядә тәрбия эшенә дә зур урын бирелә. Аның нигезендә – Ватанга мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре, гражданлык бурычы, дип билгеләп үтте Сергей Кравцов. Аерым игътибар үзәгендә – балаларны деструктив контенттан саклау. “Барлык мәктәпләр дә MAX мессенджерына күчте, 20 миллионнан артык укытучы һәм укучы аннан куллана”, – диде Сергей Кравцов.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас