-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 март , 19:35

"Бүген өйдә утырып тора алмадым..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген гаиләсе белән Чишмә районындагы Тура-хан төрбәсендә булды.

"Бүген өйдә утырып тора алмадым..."
"Бүген өйдә утырып тора алмадым..."
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Евразия күчмә цивилизацияләр музее республиканың туристлык тармагында флагман проект булып тора.

"Бүген өйдә утырып тора алмадым, гаиләм белән мондагы хәлләрне карарга булдым. Быел без Евразия күчмә цивилизацияләр музееның төп корпусын төзи башларбыз дип ышанам", — дип язган Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы сүзләренчә, мавзолей территориясендә җәяүлеләр сукмагын озайту тәмамланган. Хәбиров шулай ук визит-үзәк үсешен билгеләп үтә, аның экспозициясе яңа тарихи артефактлар белән тулыландырыла, Мавзолейның фәнни кыйммәтен арттыра.

"Бу монда гаилә, балалар белән килү өчен менә дигән урын. Уфадан нибары 40 минут. Шуңа күрә барыгызга да сәяхәт итәргә, тарихыбызны, мәдәниятебезне, табигатебезне сеңдерергә телим", - дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров республика халкына.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас