+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 март , 10:30

Халык программасына үз тәкъдимнәрегезне кертегез

Дондагы Ростовта "Бердәм Русия"нең хисап-программа форумы узды. Көньяк федераль округта узган форумның темасы: торак һәм уңайлы шәһәр мохите. Форумда партиянең Генераль советы секретаре Владимир Якушев, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Көньяк федераль округы, Донбасс һәм Новороссия төбәкләре башлыклары, СВО ветераннары, «Бердәм Русия» активистлары, төзелеш базары экспертлары, инженерлар һәм архитекторлар катнашты.

Халык программасына үз тәкъдимнәрегезне кертегез
Халык программасына үз тәкъдимнәрегезне кертегез
Марат Хөснуллин Халык программасы буенча хисап тотты. Аның сүзләренчә, тышкы чакыруларга карамастан, ил төзелештә рекордлы күрсәткечләргә ирешә, ә «Бердәм Русия» партиясе белән уртак эш урыннарда карарларның нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Ул шулай ук партиянең төбәкләрдә яшәүчеләрне төзекләндерүгә җәлеп итүен искәртте: 2025 елда объектларны сайлауда 16,5 миллион кеше катнашты. Шуның 770 меңнән артыгы – Башкортстанда яшәүчеләр.

Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, “Бердәм Русия “ үзенә буш популизм рөхсәт итә алмый.

- Без кешеләр алдында анык бурычларны үз өстебезгә алабыз. Нәкъ менә шуның исәбенә партия инде чирек гасыр җәмгыятьне берләштерә. Русия Президенты Владимир Путинның стратегик курсын җаваплы үткәрүче булып тора, - дип өстәде Владимир Якушев.

Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Русия” барлык федераль округларда халык программасы буенча хисап-программа форумнары сериясен оештыра. Форумнар аның барлык юнәлешләренә багышланган. Анализ һәм эшкәртүдән соң җыелган тәкъдимнәр партиянең булачак программасы нигезенә ятачак. Башкортстанда төбәк форумы 17 мартта узачак. Һәркем яңа Халык программасына үз тәкъдимнәрен кертә ала. Моның өчен аларны естьрезультат.рф (https://естьрезультат.рф/) сайты аша җибәрергә кирәк.

Фото: bashkortostan.er.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас