Оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты, ЛДПР фракциясе әгъзасы Иван Сухарев, Дәүләт җыелышы-Корылтайда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Юрий Рудаков, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү, мәгълүмати сәясәт һәм дин эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Шамил Вәлиев, республика башкарма органнары, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре катнашты.
Оештыру комитеты әгъзалары тантаналы җыелыш, фәнни-агарту акцияләре, мәдәни программалар һәм спорт турнирларын үз эченә алган чаралар планын үтәүнең барышы турында фикер алышты.
Утырыш кысаларында планлаштырылган чараларны сыйфатлы уздыру өчен оештыру эшенә төзәтмәләр кертү буенча бурычлар куелды.
Фото: gsrb.ru