Форумның төп максаты партиянең төбәктәге бишьеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм яңа Халык программасы өчен тәкъдимнәр формалаштыру булды. Чара кысаларында дүрт төп юнәлеш буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылды: махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, торак мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәләрен үстерү.
Төп доклад белән “Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова чыгыш ясады. Чыгышының башында ул форумда катнашучыларга партиянең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Безнең партия һәрвакыт алгы сызыкта. Коронавирус пандемиясенең авыр чорында шулай булды, һәм хәзер, махсус хәрби операция бурычлары хәл ителгәндә. Бу сынаулар Башкортстанны - көчлерәк, ә безне тагын да бердәмрәк итте”, – диде Эльвира Аеткулова.
"Халык программасы якташларыбызның тормыш сыйфатын яхшырту буенча төгәл эш планына әверелде. Бу – җәмгыять сорауларына партиянең турыдан-туры җавабы. Ул гражданнарның наказлары һәм тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды һәм барлык төп өлкәләрне колачлады. Республика халкы программаны булдыруда турыдан-туры катнашты, ә аннары – наказларны үтәүдә һәм бу эш нәтиҗәләрен контрольдә тотуда”, - диде Эльвира Аеткулова.
СВО башлану белән Халык программасы киңәйтелде, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм һәр партия кешесе өчен төп өстенлеккә әверелде. Дума депутаты билгеләп үткәнчә, якындагы елга төп бурыч – “Барысы да җиңү өчен!”, ул республика Башлыгы тарафыннан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасында формалаштырылган.
"Халык программасының төп бурычларыннан берсе – һәр кешене, шәһәрдә яки ерак авылда яшәвенә карамастан, сыйфатлы, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин итү. Биш ел эчендә Башкортстан медицина инфраструктурасын яңартты», – дип ассызыклады ул.
Тематик эш төркемнәре җитәкчеләре үз фикер алышуларының нәтиҗәләрен һәм эшләнгән башлангычларны тәкъдим итте. Башкортстаннан федераль дәрәҗәдә яңартылган Халык программасына керәчәк тәкъдимнәр белән Резолюция кабул итүгә аерым игътибар бирелде. Форум йомгаклары буенча республикада тормыш сыйфатын яхшырту эшен дәвам итү турында карар кабул ителде.
Фото: bashkortostan.er.ru