Очрашу Герман Грефның банкның узган ел нәтиҗәләре турындагы докладыннан башланды. Аның сүзләренчә, барлык параметрлар планлаштырылган кысаларда тотылган, хәтта кайберләрендә рекордлар да куелган.
"Без узган елда чиста табыш буенча рекордны яңарттык — 1 трлн 706 млрд сум. Димәк, без бу сумманың 50 процентын дивидендларга түлибез, бу - 853 млрд сум. Бу күрсәткеч тә - бөтен вакыт эчендә рекорд", - диде банк башлыгы.
Банк чыгымнарына керемнәр нисбәте 30 процент тәшкил иткән, Герман Греф сүзләренчә, бу дөнья базарында иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе булып тора. Ул, шулай ук, билгеләп үткәнчә, моңа чыгымнарны һәм эш процессларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә, аерым алганда, ясалма интеллект кертү ярдәмендә ирешелгән.
“Яхшы. Мин сезне котлыйм. Бу - чыннан да, яхшы нәтиҗә”, - диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru