Русия һәм Белоруссия Президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко телефон аша сөйләште, дип хәбәр итте Белоруссия башлыгына якын «пул первого»телеграм-каналы.
Әңгәмә дәүләтләрнең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион өлкәләрдә хезмәттәшлегенә багышланган иде. Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, президентлар шулай ук актуаль халыкара темалар турында фикер алышкан.
Президентлар февральдә Югары Дәүләт Советы утырышында ирешелгән килешүләрне мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга кирәклегенә аерым басым ясады.
Фото: rbc.ru