Төбәк башлыгы өлкәнең социаль-икътисади үсеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сөйләде.
– 2025 елда без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә 3,2 миллиард сум бүлдек — бу аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Түләүләр һәм ташламалар белән бәйле 30 төрле төбәк ярдәме чаралары эшләнде. “Ватанны саклаучылар” фондының филиалы һәр муниципалитетта ачылды, — диде Алексей Беспрозванных.
Владимир Путин әлеге юнәлештә эшне төбәкләрдә дә, ил күләмендә дә алга таба да киң колачлы алып бару бурычын куйды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.