

Башта алар Уфаның «Кузнецов затоны» бистәсендә урнашкан 164нче белем бирү үзәген карады. Бу — Идел буе федераль округындагы иң зур мәктәп, ул 2200 укучыга исәпләнгән. Мәктәптә заманча җиһазландырылган кабинетлар, лабораторияләр, спорт һәм актлар заллары, шулай ук 700 урынлык ашханә эшли. Укучылар өчен робототехника, программалаштыру һәм башка юнәлешләр буенча өстәмә түгәрәкләр оештырылган.
Игорь Комаров республикада мәгариф инфраструктурасын үстерү эшен югары бәяләде, мондый шартларда уку һәм эшләү уңайлы булуын билгеләп үтте.
Шулай ук делегация «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалында булды. Биредә махсус хәрби операция ветераннарына медик, социаль һәм психологик ярдәм күрсәтелә, эшкә урнашуда һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм ителә. Бүгенгә филиалга 130 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, аларның күпчелеге хәл ителгән.
Игорь Комаров Фонд филиалы эшчәнлеген югары бәяләде һәм республикада хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш республика өчен өстенлекле булып кала.
Эш сәфәре кысаларында Республика йортында Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров катнашлыгында эшлекле очрашу узды. Анда төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды.
Игорь Комаров Башкортстанның тотрыклы үсеш динамикасын билгеләп үтте. Радий Хәбиров исә республикада сәнәгать җитештерүе үсүен, инвестицияләр артуын һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру дәвам ителүен хәбәр итте.
Очрашудан соң киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда иҗтимагый-сәяси үсеш мәсьәләләре тикшерелде.
Фото: glavarb.ru