Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша берьюлы берничә инфраструктура объектын ачуда катнашты, шул исәптән Санкт-Петербургтагы тизйөрешле магистраль участогына старт бирүдә.
Президент белдергәнчә, магистральне файдалануга тапшыру шәһәргә "җиңелрәк суларга" мөмкинлек бирәчәк.
«Бары тик 15 километр ара, әмма ул алты полосадан тора. Бу шәһәргә җиңелрәк сулыш алырга һәм кешеләргә уңайлырак хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Владимир Путин.
Алда магистральнең киләсе участокларын төзү тора, ә аны тәмамлау вакыты — 2031 ел.
Фото: rbc.ru