Сәясәт
2 Апреля , 06:48

Путин белән Лукашенко бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде

Русия Президенты Владимир Путин Белоруссия коллегасы Александр Лукашенконы Белоруссия һәм Русия халыкларының берләшү көне белән котлады. Хәбәрнең тексты Кремль сайтында бастырылган.  

Путин белән Лукашенко бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләдеПутин белән Лукашенко бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде
Путин белән Лукашенко бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде

Дәүләт җитәкчесе ассызыклаганча, Русия һәм Белоруссия бергәлеген оештыру турындагы Шартнамәне имзалаганнан соң 30 ел эчендә интеграцион элемтәләрне һәм ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен күп эшләр башкарылган. Ул ике илнең дә гражданнары Союз дәүләте территориясендә тигез хокуклардан һәм мөмкинлекләрдән файдалана, ә Мәскәү һәм Минск үзләренең макроикътисадый, акча-кредит һәм социаль сәясәтен килештерә, оборона һәм куркынычсызлык өлкәләрендәге һәм халыкара эшчәнлектәге көчләрне координацияли, дип өстәде.

Үз чиратында, Белоруссия лидеры шулай ук Владимир Путинны бәйрәм белән котлады.
«Ышанам, 2026 ел башында Союздаш дәүләтнең Югары Дәүләт Советы тарафыннан бирелгән Беларуссия һәм Русиянең стратегик партнерлык темпы халыкларыбызның тормыш дәрәҗәсен һәм тормыш сыйфатын арттыруга, тынычлык һәм тотрыклылык гарантияләрен саклап калуга соравына тулысынча җавап бирә», — дип ассызыклады ул.

Фото: Александр Казаков / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас