+14 °С
Ясно
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Сәясәт
3 Апреля , 13:15
Кандидатлардан документлар кабул ителә
Башкортстанның төбәк оештыру комитетында «Бердәм Русия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен кандидатлардан документлар кабул итү дәвам итә.
Кандидатлардан документлар кабул ителә
Процедура тугызынчы чакырылыш Русия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларны алга таба күрсәтү өчен төп этап булып тора. 3 апрельгә инде 31 кеше бу процесста катнашырга теләк белдергән. Аларның бер өлешен шәхсән гариза биргән, икенчеләре дистанцион формат уңайлылыгыннан файдаланган. Шулардан 29 кандидат теркәлүне уңышлы узган.
Исегезгә төшерәбез, VIII чакырылыш Дәүләт думасында Башкортстанны «Бердәм Русия»дән 11 депутат тәкъдим итә. Бу - парламентның түбән палатасында иң күпсанлы һәм актив эшләүче төбәк төркемнәренең берсе. Биш ел эшләү чорында Башкортстан депутатлары төбәк үсешенә һәм «Бердәм Русия» Халык программасын тормышка ашыруга зур өлеш кертте: мәгариф һәм медицина инфраструктурасын үстерү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча мөһим карарлар кабул ителде. Башкортстан депутатлары даими рәвештә сайлаучылар белән очрашулар үткәрә, партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә, наказларның үтәлешен һәм урыннарда партия проектларының гамәлгә ашырылуын контрольдә тота.
Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450000, Башкортстан, Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17 (10нчы бүлмә).
Кабул итү бүлмәсенең эш графигы:
- дүшәмбе-җомга: 9:00 дән 18:00 гә кадәр (тәнәфес 13:00 дән 14:00 гә кадәр);
- шимбә: 10:00 дән 13:00 гә кадәр. Якшәмбе һәм рәсми бәйрәм көннәрендә документлар кабул ителми. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (347) 226-78-40 телефоны яисә түбәндәге электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: info@bashkortostan.er.ru Алдан тавыш бирү турындагы барлык актуаль мәгълүмат рәсми сайтта бар:
https://pg.er.ru/
.
Фото: bashkortostan.er.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"