

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Урал аръягында 400 меңгә якын кеше яши. Биредә бөтен Башкортстан икътисадына өлеш кертүче эре сәнәгать производстволары тупланган.
Очрашуда Урал аръягында эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру барышы, социаль һәм инфраструктура объектларын төзү һәм модернизацияләү планнары, башка актуаль мәсьәләләр каралды.
- Урал аръягы - бик мөһим территория. Бу - безнең тарих, мәдәният, кешеләр, - диде Радий Хәбиров фикер алышу нәтиҗәләре буенча. - Иң мөһим темалар буенча фикер алыштык. Мин һәр бүлектән иң проблемалы нокталарны билгеләүне сорадым. Кайдадыр су белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар, кайдадыр ФАП төзергә, башка хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Бу бурычлар белән планлы рәвештә шөгыльләнәчәкбез.
Әскар авылында Башкортстан Башлыгы шулай ук Әбҗәлил районы эшкуарлары белән кече бизнеска ярдәм итү һәм аның хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге темалары буенча фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада эшкуарлык субъектлары, саны узган елдагы белән чагыштырганда, 6,5 процентка арткан һәм 153 меңгә җиткән. Башкортстан Башлыгы эшкуарларны борчыган сорауларга җавап бирде һәм тиешле йөкләмәләр бирде.
– Әбҗәлил районы - шактый перспективалы төбәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә.
Фото: glavarb.ru