Сәясәт
8 Апреля , 08:45

Радий Хәбиров үз позицияләрен ныгытты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “бик көчле йогынты”лы губернаторлар төркемендә үз позицияләрен ныгытты.

Радий Хәбиров үз позицияләрен ныгыттыРадий Хәбиров үз позицияләрен ныгытты
Радий Хәбиров үз позицияләрен ныгытты

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгының Русия субъектлары башлыклары йогынтысының март рейтингында Башкортстан Башлыгы 13нче урынга күтәрелде.

Экспертлар моны барыннан да элек “Мастер” сәнәгать паркының сәнәгать технопаркларына чыгымнарны компенсацияләүгә федераль субсидия алуы белән бәйлиләр.

Радий Хәбиров республиканы 2026 елга федераль өстенлекләргә кертте – индустриаль үзәкләр, технологик суверенитет, оборона-сәнәгать комплексы һәм махсус хәрби операциягә ярдәм. Моны Денис Мантуров һәм Анна Цивилеваның эш сәфәрләре раслый.

Асылда, Башкортстан бүген пилотсыз очкычлар буенча терәк мәйданчык һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча әйдәүче төбәк.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның еллык хисабы уңай фактор булды, ул республиканың барлык социаль йөкләмәләрен үтәвенә һәм төбәкнең югары инвестицион җәлеп итүчәнлегенә басым ясады.

Башкортстанда сайлау кампаниясенең актив фазасы алдыннан уңай эчке сәяси фонны да билгеләп үтәргә кирәк.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас