+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәясәт
10 Апреля , 07:30

Дагстанга ярдәм күрсәтеләчәк

Русия Президенты Владимир Путин Дагстанда язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү буенча киңәшмә уздырды һәм Хөкүмәт комиссиясен төзергә кушты. Аның составына федераль һәм төбәк власть органнары вәкилләре керергә тиеш.

Дагстанга ярдәм күрсәтеләчәкДагстанга ярдәм күрсәтеләчәк
Дагстанга ярдәм күрсәтеләчәк

Дәүләт башлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм аларга вакытында медицина һәм хокукый ярдәм күрсәтергә чакырды. Владимир Путин билгеләп үтүенчә, барлык дәрәҗәдәге власть халыкка агымдагы хәл турында мәгълүмат бирергә һәм су басулар аркасында төбәкнең “хроник проблемаларын” тирәнәйтүгә юл куймаска тиеш.


– Ассызыклыйм: федераль, төбәк һәм урындагы власть зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә тиеш. Кешеләргә ярдәм итәргә, агымдагы хәл турында даими мәгълүмат бирергә, шикаятьләргә һәм мөрәҗәгатьләргә игътибарлы булырга һәм оператив җавап бирергә, мохтаҗларга вакытында медицина һәм хокукый ярдәм күрсәтергә кирәк, – диде Русия лидеры.


Финанс министры Антон Силуанов белдерүенчә, ведомство зыянны бәяләү тәмамланганнан соң табигать афәте нәтиҗәләрен бетерү өчен финанс ярдәме күрсәтәчәк. Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин электр белән тәэмин итүне тергезү һәм зарарланган инфраструктураны тикшерү буенча чаралар күрелүе турында әйтте. Аның докладыннан соң Президент Транспорт министрлыгына төбәккә транспорт челтәрен тергезүдә ярдәм итәргә кушты.


Дагстан Башлыгы Сергей Меликов хәбәр итүенчә, республиканың аеруча зыян күргән 11 муниципалитетында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бәла-каза зонасына 1,5 миллионга кадәр кеше эләккән. Хәзерге вакытка 6,2 меңнән артык кеше, шул исәптән 1,3 мең бала, эвакуацияләнгән. Кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен 55 пункт җәелдерелгән, аларда 700 кеше яши, калганнары туганнарына урнашкан.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас