

Русия Президенты Владимир Путин Низар Амидины Гыйрак Президенты вазыйфасына сайлануы белән котлады, аңа уңышлар теләде. Котлау телеграммасы Кремль сайтында бастырылган.
"Хөрмәтле Амиди әфәнде, Гыйрак Республикасы Президенты итеп сайлануыгыз уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Сезгә бу югары постта уңышлар телим", - диелә текстта.
Владимир Путин ассызыклаганча, ул ике дәүләт арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең алга таба ныгуына өмет белдерә.
Фото: ria.ru