Русия икътисадының агымдагы ел башында сизелерлек төшүе, шул исәптән сезонлы һәм һава торышы факторларының тискәре йогынтысы белән бәйле. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Гыйнварда, 2025 елның шул ук чорына караганда, ике эш көненә азрак иде, ә февральдә — бер көнгә, дип билгеләде дәүләт башлыгы. Моннан тыш, эчке тулай продукт динамикасына башка факторлар да йогынты ясады, шул исәптән һава торышы да, дип белдерде Путин.
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Русия икътисады 2,1 процентка кимегән. Февральдә тискәре тенденция дәвам итте. Кышның соңгы аенда эчке тулай продукт тагын 1,5 процентка "утырган".