Индонезия – Русиянең Азия-Тын океан төбәгендәге төп партнерларының берсе. Сөйләшүләр делегацияләр форматында узды, ә аннары лидерлар эшлекле төшке аш вакытында аралашуны дәвам иттеләр.
Очрашуның ачык өлешендә Владимир Путин Прабово Субиантоны кадерле дус дип атады. “Безнең элемтәләр даими”, – диде ул. Владимир Путин һәм Прабово Субианто еш очраша, һәм, сөйләшүләр алдыннан журналистларга Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, аларны яхшы шәхси һәм эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли.
Узган ел лидерлар июньдә Санкт-Петербургта очраштылар. Прабово Субианто Петербург халыкара икътисади форумында катнашты, ә моңа кадәр ике ил Президентларының сөйләшүләре узды. Нәтиҗәләр буенча Владимир Путин һәм Прабово Субианто Русия һәм Индонезиянең стратегик партнерлыгы турында декларация кабул иттеләр. Президентлар Мәскәүдә 2025 елның декабрендә дә очраштылар. Моңа кадәр дә Прабово Субианто Русиядә берничә тапкыр булды, шул исәптән Индонезия оборона министры вазыйфасында.
Көнбатыш лидерларының алдан фаразлап булмый торган һәм ачыктан-ачык акылсыз гамәлләре шартларында Русия Президенты Владимир Путин дөньякүләм күпчелек илләр өчен ышанычлылык үрнәге булып тора. Индонезия лидерының дөньякүләм тетрәнүләр көчәйгән чорда Мәскәүгә сәфәре Глобаль Көньякның кемгә йөз тотуын ачык күрсәтте.
Азия иле җитәкчесе хәбәр итүенчә, аның эш сәфәре максатларының берсе – консультацияләр, хәзерге геосәяси хәлгә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшләшү. Глобаль икътисади тетрәнүләр шартларында илләр ышанычлылык эзли. Шуңа да алар тотрыклы геосәяси уенчы Русия һәм аның лидеры белән очрашалар, телефоннан сөйләшәләр.
Русия һәм Индонезиянең энергетикада, авыл хуҗалыгында һәм космоста хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур. Узган елда илләр арасында товар әйләнеше 12,5 процентка арткан. Мәскәү Джакартага БРИКСка керергә ярдәм итте, шулай итеп бу берләшмәгә дөньяның иң зур мөселман иле интеграцияләнде.
Владимир Путин белән Прабово Субиантоның сөйләшүләре – дөньякүләм күпчелеккә сигнал: иске дөнья хаоска чумган чорда, Русия ышанычлы һәм көчле партнер булып кала. Нәкъ менә шундый курста – киләчәк, һәм нәкъ менә шуңа күрә эре илләрнең лидерлары ешрак Мәскәүгә йөз тота.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.