+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 апрель , 06:22

Конституцион Совет эшчәнлегенә йомгак ясалды

Кичә Башкортстан Конституцион советының төбәкнең киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ктнашлыгында конференциясе узды. Ул истәлекле вакыйгага – Русия парламентаризмының 120 еллыгына багышланды, шулай ук чарада Советның өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Конституцион Совет эшчәнлегенә йомгак ясалдыКонституцион Совет эшчәнлегенә йомгак ясалды
Конституцион Совет эшчәнлегенә йомгак ясалды

Конституцион совет рәисе Хәйдәр Вәлиев үз чыгышында озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәнең һәм күчәкилүчәнлекнең әһәмиятенә басым ясады. Ул билгеләвенчә, бүген парламентарийлар, элекке хезмәттәшләре мирасына таянып, җәмгыять алдында торучы актуаль бурычларны хәл итә һәм Конституцион корылышны ныгытуга булышлык итә. Власть белән гражданлык җәмгыяте арасындагы диалогның әһәмияте, ирекле матбугатның аның аерылгысыз өлеше булып торуы ассызыкланды.

Очрашуның беренче өлеше узган өч елда Конституцион совет эшенең төп юнәлешләренә багышланды. Хокук куллану практикасын анализлауга һәм республика законнарын камилләштерүдә катнашуга аерым игътибар бирелде. Халыкка хокукый белем бирү һәм конституцион кыйммәтләрне пропагандалау эше билгеләп үтелде. Совет вәкилләре каралган мөрәҗәгатьләр, тикшерүгә тәкъдим ителгән һәм кабул ителгән закон чыгару башлангычлары хокукына ия булган Конституцион совет тарафыннан әзерләнгән закон проектлары, аларның Башкортстанның хокукый мохитен формалаштыруга йогынтысы турында сөйләде. Граждан­нарның хокукларын һәм ирекләрен саклау гаранты буларак Советның роле, шулай ук тотрыклылыкны һәм конституцион хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше ассызыкланды. Советның Башкортстан Конституциясен мониторинглау буенча яңа вәкаләтенә дә басым ясалды.

Конституцион советның Саха (Якутия) һәм Татарстан республикаларының конституцион советлары белән хезмәттәшлегенә чарада аерым игътибар бирелде. Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Иҗтимагый палата, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды, Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе кебек башка дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзү фикер алышуның төп темасы булды. Ачык диалог һәм үзара хезмәттәшлекнең Советның нәтиҗәле эшчәнлеге нигезен тәшкил итүе, аның төрле карашларны исәпкә алырга һәм актуаль хокукый мәсьәләләрнең оптималь чишелешен табарга мөмкинлек бирүе ассызыкланды.

Очрашу ахырында, Конституцион совет әгъзалары аның эшчәнлегенең Башкортстан үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Законлылык, гаделлек һәм хәбәрдарлык принципларына тугрылык, шулай ук республикада конституцион нигезләрне ныгыту буенча эшне дәвам итәргә әзерлек билгеләнде. Журналистлар тулы мәгълүмат алды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Фото: Молодежная газета

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас