Башкала Манежында экспозиция буйлап экскурсияне дәүләт башлыгы өчен Леонид Слуцкий үткәрде. Ул 2022 елның апрелендә, Владимир Жириновский озакка сузылган авырудан соң вафат булгач, либераль-демократик партияне җитәкләде.
Президент күргәзмәне кызыксынып карады, күренекле сәясәтченең тормышы турындагы билгеле фактлар гына түгел, ә кайбер кызыклы тарихлар да бәян ителде. Алар Жириновскийның көчле һәм кызу характеры аркасында аз булмаган. Мәсәлән, 1990нчы елларда Ливия лидеры Муаммар Каддафи, үзенең бәдәви япмасын биреп, Жириновскийны суыктан коткарган. Бу турыда сәясәтче үзе дә искә төшерергә яраткан – Муаммар Каддафи ул чакта кунакларны үз чатырында кабул итә, берсенең өшегәнен күреп, аңа кулдан эшләнгән дөя йоны япмасын бирергә куша. Президент бу гадәти булмаган экспонатны елмаеп бәяләде.
“Жириновский. Дәвам. ЛДПР” күргәзмәсендә 3 меңнән артык ядкарь: фотосурәтләр, шәхси әйберләр, хатлар, архив документлары һәм материаллар тәкъдим ителгән. Алар Владимир Жириновскийның эшчәнлеген һәм илебез парламентаризмы үсешенә керткән өлешен чагылдыра.
Күргәзмәдә Владимир Жириновскийның легендар поезды – төп образ, анда һәр станция сәясәтче тормышының һәм ил тарихының мөһим этабы булып тора. Тугыз “станция” тәкъдим ителгән: “Балачак”, “Зур өметләр”, “Партия төзү”, “Сәяси көрәш”, “Халыкара”, “Минем фаразларым чынга ашты”, “Шәхес”, “Халык” һәм “Бөек Русия”.
Владимир Путин станцияләрнең барлык тематик зоналары белән танышты. Экспозициянең һәр станциясендә Президентны ЛДПР вәкилләре каршы алды. Владимир Жириновскийның сугыштан соңгы Казахстандагы тормышының беренче еллары һәм сәясәтченең әнисе белән аеруча тирән мөнәсәбәтләре турында Мәскәү шәһәр Думасында ЛДПР депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Мария Воропаева сөйләде.
Владимир Жириновский үзенең авыр балачагы турында еш сөйләргә яраткан. Ул ил өчен катлаулы сугыштан соңгы елларда туган, шуңа күрә кайвакыт ач булган. Күргәзмәдә аның шәхси истәлекләре бик күп, мәсәлән, ул балалар бакчасында Яңа ел чыршысыннан алып ашаган иң тәмле кәнфит турында. Владимир Жириновский гаиләдә алтынчы бала була. Аның әнисе Александра Павловнаның беренче никахыннан биш баласы булган. Үзенең әтисе Вольф Эйдельштейнны булачак сәясәтче белми дә. Улы тугач ук диярлек аны Польшага депортациялиләр, ә соңрак ул Израильгә күчеп китә.
“Мин өч айлык чагында әни аның янына барган. Ул анда озак тормый, әтине Алма-Атага кайтырга үгетли. Ләкин илчелектә тәртип катгый була: янәсе, әни генә кайта ала, аның Совет паспорты бар, ә әти Польшада калырга тиеш. Ләкин әни биш баласын Алма-Атада ташлап китә алмый. Алар шулай аерылышканнар, хат язышып торганнар, әни аңа фотосурәтләр җибәргән”, – дип сөйләгән сәясәтче.
Мәскәү студенты, яшь Жириновскийның карьерада беренче адымнары, амбицияләре һәм планнары турында Президентка Дәүләт думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Луговой сөйләде.
“Партия төзү” станциясендә югары кунакларга “Жириновский блогы” җитәкчесе, ЛДПРның Югары Советы әгъзасы Александр Курдюмов Советлар Союзында беренче коммунистик булмаган партия булган ЛДПСС оештыру, агитация эше, шулай ук 1991 елда Президент сайлаулары турында бәян итте.
Жириновскийның күпкырлы шәхесе турында Президентка ЛДПРның матбугат секретаре һәм партия лидеры Элеонора Кавшар сөйләде.
“Бөек Русия” станциясенең йомгаклау экспозициясендә Владимир Путинны Ватанны саклаучылар, ЛДПР әгъзалары: Александр Невский исемендәге ирекле разведка-штурм бригадасы хәрби командиры Алексей Верещагин, хәрби хәбәрче Белла Либерман, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Лобыкин һәм Александр Прохоров каршы алдылар.
Төп экспонатлар арасында: агитация өчен файдаланылган атаклы УАЗ “буханка” автомобиле, Владимир Вольфовичның 1959 елгы студент конспектлары һәм урыс-төрек сүзлеге, ЛДПССның беренче программасын бастырган басма машинкасы һәм Алма-Атадан Мәскәүгә беренче тапкыр килгәндәге иске чемодан бар иде.
Владимир Путин һәрвакыт Владимир Жириновскийның хәзерге Русиянең сәяси системасын формалаштыруга керткән өлешен таныды, парламент эшчәнлегендә ЛДПР лидерының белемнәренә, тәҗрибәсенә һәм оештыру сәләтенә зур ихтыяҗ булуын ассызыклады. Президент берничә тапкыр ЛДПР хаклы рәвештә илнең әйдәүче сәяси көчләренең берсе санала, дип әйтте. Партия 1990 елда оештырылды, Владимир Жириновский 30 елдан артык аны җитәкләде һәм Дәүләт думасының барлык сигез чакырылыш депутаты булды.
– ЛДПР лидеры еш кына уңайсыз, әмма илнең киләчәге өчен мөһим сораулар бирә иде. Һәм аларга җаваплар эзләү бөтен дәүләт системасын үстерергә мөмкинлек бирде, – ди политолог Дмитрий Еловский. – Владимир Путин, билгеле булуынча, Русия язмышы өчен чын күңелдән җан атучы, конструктив карарлар тәкъдим итүче һәм үз өстенә җаваплылык алырга, уртак эшкә кушылырга әзер булган оппонентларны бәяли. Владимир Жириновский шундый сәясәтчеләрнең берсе иде.
Моннан дүрт ел элек вафат булган күренекле сәясәтче әлегә кадәр русиялеләр арасында популяр булып кала: хәзер җәмгыятьтә билгеле бер “Жириновскийны сагыну” сизелә, дип саный политологлар.
ЛДПР лидеры Русия Президенты сайлауларында даими катнашты, шул исәптән кампаниядә катнашучы Владимир Путин булган 2000, 2012 һәм 2018 елларда.
Сәясәтче 2022 елның 6 апрелендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды, аңа 75 яшь иде. Владимир Жириновский вафат булганнан соң дәүләт башлыгы шәхсән үзе сәясәтче белән саубуллашырга килде – ул кызыл розалар бәйләме салды һәм сүзсез генә табут янында басып торды.
Президент Владимир Путин 2026 елда Владимир Жириновскийның 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уздырырга карар итте, әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе итеп Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләнде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.