Владимир Путин 25 апрельдә “Washington Hilton” кунакханәсендә Америка лидерына һөҗүм итүне кискен гаепләде. Юрий Ушаков искә төшергәнчә, Дональд Трамп үзе дә, хатыны да, аның даирәсеннән берсе дә зыян күрмәгән, ә җинаятьче сак хезмәте тарафыннан тоткарланган.
Владимир Путин, шулай ук, беренче леди Мелания Трампны 26 апрельдә билгеләп үтелгән туган көне белән котлады, аның Русия һәм Украина балаларын гаиләләре белән берләштерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.
Президентлар төп игътибарны Иран тирәсендәге һәм Фарсы култыгындагы хәлгә юнәлтте. Владимир Путин Дональд Трампның Иранга карата утны туктату режимын озайту карарын дөрес дип саный, бу сөйләшүләрне башларга һәм хәлне тотрыклыландыруга ярдәм итәргә тиеш. АКШ һәм Израильнең яңадан көч акцияләренә күчүе, Иран территориясендә җир өсте операциясе үткәрү бөтенләй кабул ителмәслек, дип белдерде Русия лидеры.
“Русия кризисның тыныч юл белән чишелешен эзләү буенча дипломатик тырышлыкларга һәрьяклап ярдәм итәргә ниятли һәм Иран атом-төш программасы тирәсендәге каршылыкларны җайга салуга юнәлтелгән фикерләр тәкъдим итте”, — диде Юрий Ушаков.
Америка Президенты Украинада хәрби гамәлләрне тизрәк туктату мөһимлеген, шулай ук, үз ягыннан моңа һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады. Дональд Трамп Украинадагы конфликтка чик куячак килешү инде якын дип ышана.
Владимир Путин чиктәш линиядәге агымдагы хәлне тасвирлады, анда Русия гаскәрләре стратегик өстенлеккә ия. Русия лидеры хәбәр итүенчә, 2025 ел башыннан Мәскәү Киевка 20 меңнән артык һәлак булган солдатының гәүдәсен тапшырган, шул ук вакытта Украина ягы Русиягә 500дән артыграк кына яугирнең гәүдәсен тапшырган.
Ике Президент та Владимир Зеленский җитәкчелегендәге Киев режимына охшаш бәя бирделәр. Алар фикеренчә, Киев, европалылар котыртуы һәм аларның ярдәме белән конфликтны суза. Владимир Путин Киев ачыктан-ачык террорчылык алымнарын куллана, Русия территориясендәге гражданлык объектларына һөҗүм итә, диде.
“Президент махсус хәрби операция максатларына ирешеләчәген кабат раслады. Әлбәттә, без моның сөйләшүләр процессы нәтиҗәсе булуын теләр идек, моның өчен Зеленский күп тапкырлар, шул исәптән Америка ягы тарафыннан да, әйтелгән билгеле тәкъдимнәргә уңай җавап бирергә тиеш”, — диде Юрий Ушаков.
Дональд Трамп Русия тарафыннан күптән түгел игълан ителгән “Пасха килешүен” уңай бәяләде. Владимир Путин АКШ Президентына Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү чорына да килешү игълан итәргә әзер булуы турында хәбәр итте. Дональд Трамп бу башлангычны хуплады, бәйрәм нацизмны җиңүне билгели, дип ассызыклады.
Русия-АКШ мөнәсәбәтләре турында фикер алышканда ике яктан да икътисадта һәм энергетикада зур перспективалар һәм үзара файдалы проектлар турында сүз барды. Президентлар сүзләренчә, күп кенә күләмле икътисади башлангычлар буенча ике дәүләт вәкилләре арасында фикер алышулар бара.
Фото: kremlin.ru