+27 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 Мая , 05:18

Путинга котлау хаты тапшырылды

Сербия Президенты Александр Вучич Белградтагы Русия илчесе Александр Боцан-Харченкога Русия лидеры Владимир Путинны Җиңү көне белән котлаган хат тапшырган.  

Путинга котлау хаты тапшырылдыПутинга котлау хаты тапшырылды
Путинга котлау хаты тапшырылды

Бу хакта Вучич үзенең Instagram (экстремистик оешма дип танылган һәм Русиядә тыелган Meta компаниясенә карый) битендә сөйли.

«Мин Русия Президенты Владимир Путинга хат тапшырдым, аны Җиңү көне белән котладым, кешелек тарихында иң якты бәйрәмнәрнең берсе - 9 Май безнең халыкларның буйсынмаучанлыгы һәм каһарманлыгының мәңгелек символы булып кала дигән юллама белән», — дип язган Сербия башлыгы.

Вучич сүзләренчә, сербларның бурычы – «гаделлек һәм дөреслек өчен гомерләрен биргән барлык корбаннар турында хәтерне саклау, һәм Сербия тарихны ревизияләү омтылышларына юл куймаячак".

Фото: Sputnik / Mikhail Metzel / Pool via Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас