Әмма сәфәрнең төгәл даталарын Пекин белән бер үк вакытта игълан итү планлаштырыла.
Бу хакта Русия лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Шул ук вакытта Ушаков ассызыклавынча, Русия ягы булачак сәфәргә карата Кытай партнерлары белән актив элемтәдә тора.
4 февральдә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Путинны елның беренче яртысында Кытайга рәсми визит белән чакырды. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, Русия лидеры чакыруны рәхмәт белдереп кабул итте.