Очрашу алдыннан дәүләт башлыгы махсус хәрби операция геройларына багышланган “Белем. Геройлар” күргәзмәсен карады. Президентны “Белем” җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль һәм махсус хәрби операция ветераннары Родион һәм Кристина Пуйко озатып йөрделәр.
“Белем. Беренчеләр” марафоны башкаланың “Манеж” күргәзмә залында 28-30 апрельдә узды. Чара “Русия халыклары бердәмлеге елы”на багышланды.
Президент Русиянең барлык гражданнарын “Азсанлы төп халыклар көне” белән котлады. “Без барыбыз да — Русия халыкларының бердәм гаиләсе. Кече этнос та, зур халыклар да — барысы да илебезнең уртак туган йорты булуын тоярга тиеш. Һәм шул очракта гына без үзебезне тотрыклы хис итәчәкбез, тотрыклы рәвештә алга барачакбыз”, — диде ул.
Владимир Путин, шулай ук, билгеләп үтүенчә, илдә азсанлы 47 төп халык исәпләнә. “Аларның һәрберсе — әйткәнемчә, Русиянең кабатланмас күптөрлелегенең, уникаль традицияләрне, мәдәниятләрне, характерларны саклаучы аерылгысыз өлеше. Русия халыкларының тугандаш гаиләсенә кергән һәр халык, этнос — ул, һичшиксез, безнең уртак байлыгыбыз. Һәм аны саклау, иминлек — Русиянең барлык күпмилләтле халкына ярдәм итү ул”, — диде Президент.
Ул Русиянең тарихи яктан нәкъ менә халыклар берлеге буларак формалашуын, аның нигезендә төрле этносларның кыйммәтләренә, үзенчәлекләренә хөрмәт ятуын ассызыклады. Ул, шулай ук, кыюлык, кыенлыкларны җиңә белү Русиянең төп халыкларының характерына салынган, дип билгеләп үтте. “Табигать үзе дә буыннан-буынга шундый катлаулы шартларда яшәүчеләрне тиешенчә тәрбияли һәм характерларын камилләштерә”, — диде дәүләт башлыгы.
Президент, русиялеләрнең кече һәм уртак зур Ватанга мәхәббәте – Русиянең дөньяны аңлавының нигезе, дип атады. “Бу – мәхәббәт, ярдәм итү теләге, шуңа кече һәм зур Ватаныбыз үсеше өчен барысын да эшләү бик мөһим. Ул безнең дөньяны аңлавыбызның нигезе һәм Русия халыкларын берләштерә”, — диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин, шулай ук, кече халыкларның махсус хәрби операция зонасында батырлыгын билгеләп үтте: “Махсус хәрби операция барышында ир-егетләр дә, хатын-кызлар да уртак Ватан мәнфәгатьләрен намус белән яклый, башка халыклар вәкилләре белән иңгә-иң куеп, Туган ил, Русия өчен көрәшә”.
Президент очрашу вакытында билгеләп үтүенчә, Русиядә күчмә тормыш рәвеше алып баручы кешеләргә социаль, медицина һәм мәгариф хезмәтләренең бөтен комплексы файдаланырлык булсын өчен күп нәрсәләр эшләнгән.
Ул, шулай ук, Русия киләчәктә дә халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бер-берсен тулыландырсын өчен омтылырга тиеш, дип өстәде: “Нигезләр, мәдәният, әйткәнемчә, гореф-гадәтләр йотылмый, киресенчә, бер-берсен тулыландыра — менә моңа без алга таба да омтылырга тиеш”.
Президент традицион кәсепләргә ярдәм итү чаралары комплексына аерым игътибар бирде. “Хәзер төбәкләрдә Русия халыкларының, шул исәптән азсанлы төп халыкларның, 76 телен өйрәнү буенча белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Традицион кәсепләргә, боланчылыкка, аучылыкка һәм башкаларга ярдәм итү чараларының тулы бер комплексы гамәлдә”, — диде ул.
Владимир Путин, шулай ук, халык кәсепләре белән шөгыльләнүче урыннарда булганлыгы, кешеләр белән якыннан аралашуы һәм андагы халыкларның көнкүреше ничек корылганлыгы турында сөйләде. “Һичшиксез, болар барысы да характерларга, әйләнә-тирәне кабул итүгә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясый”, — диде ул.
Ул, шулай ук, Русия бизнесының үз проектларын гамәлгә ашырганда азсанлы халыкларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиешлеген аңлавына игътибарны юнәлтте. “Кешеләрнең, шул исәптән ата-бабалары гасырлар буе шул җирләрдә яшәгән кешеләрнең мәнфәгатьләре абсолют өстенлектә булырга тиеш. Без бу проектлар турында Хөкүмәт әгъзалары, эре компанияләр вәкилләре белән фикер алышканда мин һәрвакыт моңа игътибар итәм, — диде Владимир Путин. — Русиянең көче һәм универсальлеге — аның күптөрлелегендә”.
Президент белән очрашуда азсанлы төп халыкларның 15 вәкиле катнашты. Алар арасында педагоглар, болан асраучылар, төрле этнос вәкилләре, шул исәптән бесермяннар, сетолар, хантлар һәм башкалар бар иде.
Очрашу формаль булмаган шартларда чәй өстәле артында узды. Катнашучылар үз тормышлары, гореф-гадәтләре, мәдәниятләре турында сөйләде. Алар үзләренең милли киемнәрен һәм уен коралларын күрсәтте. Ханты-Мансийскидан бишенче сыйныф укучысы Янесса Кузнецова “Болан баласы” көен нарсъюхта милли уен коралында башкарды, ә бесермян милләте вәкилләре Надежда һәм Злата Сидоровалар туган телләрендә дуэт җырлады.
“Русиянең азсанлы төп халыклары көне” быел беренче тапкыр билгеләп үтелде. Моның өчен 30 апрель очраклы сайланмаган, бу көнне 1999 елда “Русия Федерациясенең азсанлы төп халыклары хокуклары гарантияләре турында” Закон кабул ителде.
Азсанлы төп халык арасында нигездә, Себер (нганасаннар, карагаслар, тофалар), Төньяк (кереклар, инуитлар) һәм Ерак Көнчыгыш (нанайлар, нивхалар) этнослары бар. Бу исемлеккә, шулай ук, Карачай-Черкес Республикасыннан – абазиннар, Ленинград өлкәсеннән – водь, Дагстаннан – арчиннар, цахурлар, багулаллар һәм агуллалар, Карелиядән вепслар һәм башка бик күпләр керә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.