+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 Май , 04:25

“Эш уңай юнәлештә барачак”

Президент Владимир Путин БРИКС банкы җитәкчесе белән очраштыРусия Президенты Владимир Путин Кремльдә БРИКС илләре тарафыннан гамәлгә куелган Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты.

“Эш уңай юнәлештә барачак”“Эш уңай юнәлештә барачак”
“Эш уңай юнәлештә барачак”

Очрашуда Яңа үсеш банкы вице-президенты Роман Серов, Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин һәм финанс министры Антон Силуанов катнаштылар.

– Беләм, сезнең Мәскәүдә банк линиясе буенча чаралар планлаштырылган. Һәм сезнең эш сәфәрегез кысаларында очрашу, сөйләшү, агымдагы эшебез турында фикер алышу, перспективалар турында сөйләшү мөмкинлеге булуга мин бик шат, – диде Владимир Путин. – Оешмада ярты ел Русия вәкиле, Яңа үсеш банкы вице-президенты Роман Серов хезмәт сала. Эш уңай юнәлештә барыр, дип ышанам.

Шулай ук ул искәртүенчә, Русиянең финанс министры Антон Силуанов Мәскәүдә Яңа үсеш банкы идарәчеләре советының еллык утырышында катнашачак.
Дилма Роуссефф, үз чиратында, Русия лидерына Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Силваның сәламен һәм хөрмәт сүзләрен тапшырды.

Дилма Роуссефф Русиягә Яңа үсеш банкы идарәчеләре советының еллык утырышында катнашу өчен килгән. Ул беренче тапкыр Мәскәүдә 14-15 майда уза.
Владимир Путинның Дилма Роуссефф белән алдагы очрашуы узган елның июнендә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Ул вакытта алар БРИКС илләренең милли валюталарында исәп-хисап мөмкинлекләрен киңәйтү, инвестицияләрнең санлы платформасын булдыру, шулай ук банкта катнашучы илләр санын арттыру һәм яңа партнерлар турында фикер алышты.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас