+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 Мая , 10:00

Башкортстан делегациясе «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша

Башкортстан делегациясе 12 майдан 17 майга кадәр Казанда узган «Русия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумында катнаша. Чара 103 ил вәкилләрен берләштерде.

Башкортстан делегациясе «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнашаБашкортстан делегациясе «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша
Башкортстан делегациясе «Русия – Ислам дөньясы» форумында катнаша
Форум кысаларында «Русия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Русия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына пленар утырышы узды.

Быел дистәләгән илдән сәясәтчеләрне, дипломатларны һәм экспертларны берләштерүче төркем халыклар һәм дәүләтләр арасында ышанычны ныгытуга һәм үзара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Мәртәбәле кунаклар арасында – Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Русия Федерациясе Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов, төркем рәисе киңәшчесе, Русия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Григорий Карасин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Утырышта 100дән артык кеше – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дөнья диннәренең рухи институтлары лидерлары, Русия һәм чит илләрнең, шул исәптән Алжир, Мисыр, Ливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Тунис, Казахстан, Таҗикстан һәм башка дәүләтләрнең эшлекле һәм фәнни даирәләре вәкилләре катнашты.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте делегациясен Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләде. Башкортстанның рәсми вәкилләре сыйфатында утырышта республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов һәм төбәк Башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре Советы рәисе Азат Фәттахов катнаштылар.

Утырыш Коръән укудан башланды.

Русия Президенты Владимир Путинның сәламләвен чарада катнашучыларга Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укыды. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә билгеләп үтелгәнчә, Русия гасырлар дәвамында төрле халык һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган ил булып кала.

"Ислам - дөньякүләм, Русиядә киң таралган диннәрнең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният, социаль үсешкә мөһим өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз. Тышкы сәясәт мәйданында актив хезмәттәшлек итәбез, энергетика, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм һәм башка өлкәләрдә перспектив проектларны бергәләп гамәлгә ашырабыз. Күзәтүче сыйфатында Русия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы эшендә катнаша", - диелә текстта.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үз чыгышында болай ди: "Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Тышкы басымга тотрыклылык һәм эчке теләктәшлек шул исәптән Русия гражданнарының күпчелеге уртаклашкан традицион кыйммәтләр аша формалаша. Безнең ил күп гасырлар дәвамында "күптөрлелек бердәмлеге" принцибының җанлы гәүдәләнеше булып тора, һәм бу иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба".

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү сүзен республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Данияр Абдрахманов укыды.

"Башкортстанда 2 миллионнан артык мөселман яши. 2 300 дини берләшмәнең 1 700е - мөселман җәмгыятьләре. Республикада милләтара тынычлык һәм динара татулык гореф-гадәтләрен саклыйлар. Бу - нигездә безнең рухи лидерларның казанышы. Аларның үзара аңлашуы, бер-берсен хөрмәт итүләре, социаль хезмәттә уртак тырышлыклары уртак тынычлык һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Безнең республикада дини низаглар булмады һәм булмаячак дип ышанам. Русия һәм Башкортстан көче – күп гасырлык рухи традицияләргә тугрылыкта, төрле халык һәм дин вәкилләренең үзара ихтирамында, дөньяга ачыклыкта", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика ислам илләре белән актив хезмәттәшлек итә.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас