+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 Мая , 04:30

Мәскәү һәм Пекин өчен мөһим вакыйга

Бүген Русия Президенты Владимир Путинның Кытайга рәсми эш сәфәре башлана“КХР Рәисе Си Цзиньпин чакыруы буенча Русия Президенты Владимир Путин 19-20 майда рәсми сәфәр белән Кытай Халык Республикасына барачак. Русия лидерының сәфәре дәүләтара элемтәләр өчен яхшы күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куюның 25 еллыгына багышланган”, — дип яза kremlin.ru.

Мәскәү һәм Пекин өчен мөһим вакыйгаМәскәү һәм Пекин өчен мөһим вакыйга
Мәскәү һәм Пекин өчен мөһим вакыйга
Сөйләшүләр барышында лидерлар ике яклы мөнәсәбәтләрдәге актуаль мәсьәләләр, киң колачлы партнерлыкны тирәнәйтү һәм стратегик хезмәттәшлек юллары турында фикер алышачак, шулай ук төп халыкара һәм төбәк проблемалары да тикшереләчәк. Дәүләт башлыклары шулай ук 2026-27 елларда узачак Русиядә һәм Кытайда мәгариф елын ачу тантанасында катнашачак.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар югары дәрәҗәдә уртак гаризага кул куярга планлаштыра. Шулай ук хөкүмәтара, ведомствоара һәм башка ике яклы документларга кул кую көтелә.

Эш сәфәре программасында Владимир Путинның Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы премьеры Ли Цян белән аерым очрашуы каралган. Яклар сәүдә-икътисади өлкәдәге хезмәттәшлек перспективаларын караячак.

9 майда киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Владимир Путин Русия һәм Кытай мөнәсәбәтләренең халыкара хәлне тотрыкландыруда мөһим фактор булуын белдерде.

“Кытай һәм Русия кебек ике зур илнең үзара хезмәттәшлеге, һичшиксез, тотрыклылык факторы булып тора”, — диде Русия лидеры матбугат конференциясендә.

Моннан тыш, Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Русия һәм Кытай нефть-газ тармагында хезмәттәшлекне сизелерлек үстерергә мөмкинлек бирүче килешүләргә иреште.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Русия белән Кытай арасындагы сәүдә-икътисади багланышлар күләме шактый зур. Русия Президентының Кытайга булачак сәфәренә әзерлек инде тәмамланган, барлык параметрлар килешенгән.

“Бу – Мәскәү дә, Пекин да зур әһәмият бирүче мөһим вакыйга, — диде Дмитрий Песков журналистларга. — Эш сәфәре эчтәлеге ягыннан бай булыр дип көтелә”.

Ил белән җитәкчелек иткән вакытта Владимир Путин Кытайга ике дистәдән артык тапкыр барды һәм бу илнең башкаласы Пекинда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә — аерым алганда, Шанхайда, Ханчжоуда, Сямэнда, Циндаода, Харбинда һәм Шэньчжэнда да булды.

Соңгы тапкыр ул Кытайга 2025 елның август ахыры-сентябрь башында барды, һәм ул дәвамлылыгы буенча иң озын, рекордлы булды: дүрт көн дәвам итте.
 
Нәтиҗәләр буенча 20дән артык документка кул куелды, шул исәптән “Северный поток-2” газүткәргече төзелеше турындагы меморандумга да, шулай ук Русия гражданнары өчен визасыз режим турында игълан ителде. Владимир Путин янә дә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашты. Дәүләт башлыклары советы утырышында 2024 һәм 2025 елларда ШОС эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү, берләшмәне модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Лидерлар шулай ук төбәк һәм халыкара көн тәртибендәге мөһим темаларны да тикшерде.

Очрашу ахырында мөһим документларга кул куелды. Алар арасында ШОС дәүләтләренең уртак алымнарын чагылдыручы Тяньцзинь декларациясе дә бар. Икенче мөһим документ — 2035 елга кадәр оешманы үстерү стратегиясе. Моннан тыш, саммитта Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан ШОСның тынычлык һәм үсеш максатларына тугрылыгы турында гариза, Лаоска диалог буенча партнер статусын бирү турында карар да кабул ителде.

Владимир Путин милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган тантаналы чараларда катнашты. Ул анда төп кунак булды. Моны Кытай ягы аерым билгеләде. КХРның чит ил эшләре министры ярдәмчесе Хун Лэй белдерүенчә, Владимир Путинның сәфәре Русия белән Кытай арасында киң колачлы стратегик партнерлыкның югары дәрәҗәсен ассызыклый.

“Бу ике илнең Икенче Бөтендөнья сугышында Җиңү нәтиҗәләрен яклауда бердәмлеген һәм гомум тәвәккәллеген символлаштыра”, — диде ул.

Русия Президенты Владимир Путинның АКШ Президенты Дональд Трампның сәфәре тәмамланганнан соң ук диярлек Кытайга баруы КХРның тышкы сәясәттә өстенлекне нәрсәләргә бирүен күрсәтә, дип яза “El Mundo”.

Мәкаләдә билгеләп үтелүенчә, әгәр АКШ Президенты Дональд Трампның КХР Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуы ике ил икътисады өчен дә бик мөһим булган ике яклы мөнәсәбәтләрне тотрыкландыру омтылышы булса, Русия лидерының эш сәфәре бөтенләй башка югарылыкта.

“Вашингтон белән күзгә ташланып торган тактик якынаюга карамастан, Мәскәү белән озак вакытлы стратегик альянс Кытай тышкы сәясәтенең ачык һәм үзәк юнәлешләренең берсе булып кала. Коллектив Көнбатыш Русиягә каршы яңадан-яңа санкцияләр керткән вакытта, Кытай Русиядән нефть һәм газ сатып алуларын арттыра. Ул ике яклы сәүдәне үстерә, хезмәттәшлек өчен финанс һәм технологик юллар тәкъдим итә”, — дип яза басма.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас