Очрашуда шулай ук Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина һәм Аппарат җитәкчесе Элина Гатауллина катнаштылар.
Очрашуның төп темасы төбәкне сентябрь сайлауларына әзерләү булды.
Катнашучылар иҗтимагый күзәтү, фейкларга һәм мәгълүмати һөҗүмнәргә каршы тору, шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең Иҗтимагый палата һәм сәяси партияләр белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Үзәк сайлау комиссиясе һәм Башкортстанның Иҗтимагый палатасы сайлау процессының үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итү буенча уртак эшне дәвам итәләр.
Бәйсез күзәтүчеләрне әзерләүгә аерым игътибар бирелде. Хокук яклаучы ассызыклаганча, профессиональ һәм бәйсез күзәтүчеләрне әзерләү – сайлауларның законлылыгы һәм ачыклыгы өчен кайгыртучы гражданнар җәмгыяте институтлары өчен өстенлекле бурыч. Ул билгеләп үткәнчә, Русиядә электораль экспертларның профессиональ берләшмәсе эшли. Апрельдә Мәскәүдә дөньяның 60 иленнән 150дән артык эксперт катнашында сайлауларны күзәтү мәсьәләләре буенча халыкара конференция узды.
Александр Брод төбәк эшен һәм сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штабның активлыгын уңай бәяләде. Ул шулай ук СВО һәм тышкы басым шартларында булачак сайлау кампаниясенең катлаулылыгына, шулай ук мәгълүмати янауларга каршы тору зарурлыгына игътибар итте. Сайлаулар барышында «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе электораль экспертларның квалификациясен күтәрү өчен берничә семинар планлаштырган.
"Булачак сайлау кампаниясе башлануга әзерлекнең ничек алып барылуы, сайлау участокларының торышы, участок сайлау комиссияләрен төзү, сәяси партияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек планнары мөһим. Сайлаулар катлаулы, конкурентлы булыр дип көтелә, СВО шартларында, Көнбатышның Русиягә моңа кадәр күрелмәгән басымы шартларында уза торган сайлау кампаниясенең социаль-икътисади сәяси фонын да исәпкә алабыз, мәгълүмати янаулар, фейклар, сайлау системасын дискредитацияләү омтылышлары үсешен күрәбез, моңа әзер булырга кирәк», — дип ассызыклады «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, алдагы сайлауларда сайлауларны контрольдә тотуны 13 меңгә якын иҗтимагый күзәтүче көчәйтәчәк, алар һәр участок сайлау комиссиясендә эшләячәк. Ул билгеләп үткәнчә, даими укыту күзәтүчеләргә алган белемнәрен участокларда эшләгәндә практикада кулланырга мөмкинлек бирә.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, сайлау процессының барлык этапларында иҗтимагый мониторинг законнарны үтәүне тәэмин итәргә, мөмкин булган хокук бозуларга оператив җавап бирергә һәм гражданнарның сайлауларга ышанычын ныгытырга мөмкинлек бирә.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина төбәктә даими нигездә дөрес булмаган мәгълүматка каршы көрәш алып барылуын әйтте.