+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 Мая , 12:59

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада ясалма интеллектны кертү буенча стратегик сессиядә яңа кадрлар билгеләнүе турында игълан итте.

Яңа вазыйфага тәгаенләндеЯңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде

- Республика Хөкүмәтенә яңа Премьер-министр урынбасары килә, ул ясалма интеллект кертү һәм бу мәсьәләләрдә ведомстволарны координацияләү өчен җавап бирәчәк. Сезгә ясалма интеллект өлкәсендә күп кенә федераль башлангычлар һәм программалар башында торган тәҗрибәле эксперт Олег Александрович Лины тәкъдим итәм, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

«Башинформа»га хәбәр итүләренчә, Олег Ли элегрәк Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы ясалма интеллект үсеше милли үзәге директоры урынбасары, ясалма интеллект үсеше милли стратегиясен гамәлгә ашыру мониторингы төркеме җитәкчесе вазыйфасын башкарган.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас