+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Мая , 05:20

Путин Си Цзиньпинны Русиягә килергә чакырды

Русия Президенты Владимир Путин КХР рәисе Си Цзиньпинны 2027 елда Русиягә эш сәфәре белән килергә чакырды.  

Путин Си Цзиньпинны Русиягә килергә чакырдыПутин Си Цзиньпинны Русиягә килергә чакырды
Путин Си Цзиньпинны Русиягә килергә чакырды

Үзенең чакыруын ул Кытай лидеры белән очрашуда яңгыратты, дип хәбәр итә ТАСС.

"Әлбәттә, сезне, кадерле дустым, Русия Федерациясенә сәфәр кылырга чакырабыз", - диде Путин.

Путин Кытайга Си Цзиньпин чакыруы буенча ике көнлек эш сәфәре белән килде. Элегрәк Халык җыелышлары йортында Пекинда ике якның тар составта сөйләшүләре башланды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча 40 ка якын документка кул кую планлаштырыла.

Соңгы тапкыр Си Цзиньпин Русиягә 2025 елның маенда килде. КХР рәисе Мәскәүдә Җиңү Парадында булган илләрнең 27 лидерының берсе булды. Ул вакытта Путин һәм Си шулай ук сөйләшүләр уздырды, аларның нәтиҗәләре буенча яңартылган инвестицияләр турындагы килешү имзаланды.

Фото: Александр Казаков/POOL/РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас