Вице-премьер, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итүенчә, узган елда дүрт дәүләт предприятиесе хуҗалык җәмгыятьләренә үзгәртелгән. Алар арасында – “Мир печати” нәшрияты, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты, Башкортстанның торак төзелеше фонды һәм «Башавтотранс» компаниясе. Моннан тыш, кайбер оешмаларның устав капиталында, күчемсез милек һәм автотранспорт объектларында республиканың өлеше сатылды.
– Бу өлкәдә сәясәт “Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында” федераль закон таләпләренә туры китереп алып барыла һәм икътисадның дәүләт секторын оптимальләштерүгә, реаль секторга инвестицияләр җәлеп итүне стимуллаштыруга һәм бюджет керемнәрен формалаштыруга юнәлтелгән, - дип билгеләп үтте Наталья Полянская.
Фото: glavarb.ru