Радий Хәбиров ассызыклап үткәнчә, республикада барлык парламент партияләре белән конструктив багланышлар корылган, ә аларның бүлекләре Башкортстанның сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.
- Сезнең фракция республикада, шул исәптән Уфа Советында да сизелерлек һәм тотрыклы урын алып тора. Быел Дәүләт думасына сайлаулар белән бер үк вакытта безнең халык шәһәр Советының яңа составы өчен дә тавыш бирәчәк, – диде республика Башлыгы. - Төбәкнең идарә командасының бурычы – сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү өчен уңайлы һәм тигез шартлар тудыру. Без инде шактый күләмдә оештыру эшләрен башкардык.
Леонид Слуцкий Радий Хәбировка партия багланышларына игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың социаль сәясәтен югары бәяләде.
- Башкортстан – уңышлы төбәк, ул махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүнең югары стандартларын, икътисад белән нәтиҗәле идарә итүне күрсәтә. Бу тәҗрибә һәм казанышлар бөтен ил буенча игътибарга һәм таратуга лаек, - диде партия рәисе.
Фото: glavarb.ru