+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 Мая , 06:40

Башкортстанда праймеризга гаризалар кабул итү төгәлләнде

Башкортстанда Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлаулар өчен «Бердәм Русия» праймеризына дәгъва итүчеләрне теркәү тәмамланды. Федераль парламентка – 123, шәһәр парламентына 265 гариза кергән. Катнашучылар арасында: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, төрле һөнәр вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар.

Башкортстанда праймеризга гаризалар кабул итү төгәлләндеБашкортстанда праймеризга гаризалар кабул итү төгәлләнде
Башкортстанда праймеризга гаризалар кабул итү төгәлләнде
Партиянең республика башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников хәбәр итүенчә, хәзер “Бердәм Русия” сайлау алды программасын булдыруга керешә. Ул якын киләчәккә конкрет бурычларны да, билгеле бер кыйммәтләр нигезендә ил үсешен озак вакытка күзаллауны да үз эченә алачак.

Партия Генсоветы секретаре Владимир Якушев ачыклык кертүенчә, праймеризга ил буенча барлыгы 5,2 мең гариза бирелгән, шуларның 630ы – махсус хәрби операцияддә катнашучылардан. Дәүләт думасының гамәлдәге 316 депутатыннан 239ы (75 процент) теркәлгән. Ул ассызыклаганча, партия кандидатлардан кешеләр белән тыгыз эшләүне, позитивны яклавы һәм тәнкыйтькә лаеклы җавап бирүне таләп итә. Сайлау тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гына түгел, социологияне дә исәпкә алып узачак.

2021 елда Дәүләт думасына сайлауларда партия исемлеге 57 территориаль төркемгә бүленгән, аларның барысын да диярлек губернаторлар җитәкләгән. Быел исемлеккә 50дән 55кә кадәр төбәк башлыгын кертү планлаштырыла – алар элеккечә төбәк төркемнәре башында торачак.

Фото: «Бердәм Русия»нең матбугат хезмәте.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас