+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 Мая , 05:30

СВО геройлары – илнең идарәчеләр классының нигезе

Кремльдә Президент Владимир Путин “Геройлар вакыты” белем бирү программасының беренче агымын тәмамлаучылар белән очрашты. Программаны Русия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

СВО геройлары – илнең идарәчеләр классының нигезеСВО геройлары – илнең идарәчеләр классының нигезе
СВО геройлары – илнең идарәчеләр классының нигезе

Дәүләт башлыгы үз чыгышын Луганск Халык Республикасындагы Старобельски һөнәри колледжының уку корпусына һәм тулай торагына Украина һөҗүменнән башлады.

– Бүген төнлә Киевта властны кулга алган неонацистлар режимы Старобельск педагогика колледжының студентлар тулай торагына террорчылык һөҗүме ясады”, – диде Владимир Путин.

Президент аерым игътибарны тулай торак янында бернинди хәрби билгеләнештәге объектлар, махсус хезмәтләр объектлары яки аларга охшаш хезмәтләр булмавына юнәлтте.

Ул шулай ук һөҗүмнең очраклы булмавы турында әйтте. “Өч дулкында, 16 БПЛА бер үк урынга һөҗүм итте. Тагын бер тапкыр Украина Кораллы Көчләре хәрбиләренә мөрәҗәгать итәргә телим: легитим булмаган хунтаның җинаятьчел приказларын үтәмәгез. Югыйсә сез үзегез дә бу җинаятьләрдә катнашасыз, – диде дәүләт башлыгы. – Украинаның гамәлләре билгеле: бу – фронтта даими уңышсызлык. Позицияләрне, торак пунктларны, территорияләрне калдырып артка чигенү.

Владимир Путин ассызыклавынча, Украина армиясенең колледжга һөҗүме белән бәйле рәвештә тикшерү үткәреләчәк, һәм Русия Тышкы эшләр министрлыгына бу җинаять турында халыкара оешмаларга хәбәр итәргә йөкләнде.

– Киев режимына, һичшиксез, мондый җинаятьләр фронтта да, илдә дә булган вакыйгалардан игътибарны читкә юнәлтү өчен кирәк, — диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин ассызыклаганча, махсус хәрби операциядә катнашкан геройлар илнең идарәчеләр классының нигезен тәшкил итәргә тиеш, алар “Русия җиренең тозы” дип билгеләнде. Алар, дип өстәде Президент, яу кырында кырыс сынаулар аша үтәләр, нәкъ менә шуңа күрә нәкъ менә шундый кешеләр булачак идарәчеләрнең нигезен тәшкил итәргә тиеш. Ул бу кешеләрнең Ватанга тугрылыкларын, аның өчен, аның мәнфәгатьләре өчен көрәшкә, фидакарьлеккә әзер булуларын исбатлаулары турында әйтте.

Владимир Путин өстәп әйткәнчә, власть Дәүләт думасына депутатлыкка тавышка куелачак махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итәчәк.
– Без барлык сынауларны да уңышлы узачакбыз. Моңа бернинди шик юк. Аннары без, барыннан да элек сез, сезнең буын кешеләре, һәм сезнең арттан баручылар илне үз кулларына алырга, аны барлык юнәлешләр буенча үстерергә, якларга тиешбез. Ышанам ки, сезгә таянып, без бу уртак изге максатка ирешербез. Русия һәрвакыт теләсә нинди авыр сынауларны да җиңеп чыкты һәм бу һәрвакыт үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле кешеләргә таянып эшләнде, – диде Владимир Путин. – Сез инде беләсез, бу залда да шундый кешеләр бар. Инде өч кеше Русия субъектларын җитәкләде — субъектлар башлыклары булдылар. Авыр сынауларны узган кешеләр инде Русия төбәкләрендә эшлиләр, муниципалитетларны, шәһәрләрне, торак пунктларны җитәклиләр. 11 кеше Русия Президенты Хакимиятендә, эре компанияләрдә эшли.

Зур сынаулар аша үткән кешеләр үз өстенә тагын да күбрәк җаваплылык алсын өчен без киләчәктә дә барысын да эшләячәкбез. Күпләр властьның вәкиллекле органнарында эшли, ә кайберләре хәзер Дәүләт думасына депутатлар сайлауда да катнашачак. Һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкбез.

“Геройлар вакыты” программасы Президент академиясенең Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул 2024 елның маенда башланып китте һәм ике ел эчендә 82 чыгарылыш укучысының 70е дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, дәүләт компанияләрендә һәм үсеш институтларында төрле вазыйфаларга билгеләнде. Программаны Президент Владимир Путин башлап җибәрде. Проект идеясе белән дәүләт башлыгы 2024 елның февралендәге Юлламасында мөрәҗәгать итте. Программаның максаты — гамәлдәге һәм элекке хәрби хезмәткәрләр арасыннан югары квалификацияле җитәкчеләр әзерләү.

“Луганск Халык Республикасы белән бергә кайгырабыз. ВСУның чираттагы кешелексез һөҗүме корбаннары Старобельски колледжының студентлары булды.

Бөтен республика исеменнән һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим.Ышанам, бу коточкыч терактны кылган кешеләр һичшиксез җәзасын алачаклар.

Безнең тугандаш республикабызның барлык халкына — көч һәм ныклык. Башкортстан һәрвакыт сезнең белән”, — дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Старобельскида фаҗига урынында коткару-эзләү эшләре төгәлләнгән. Һөҗүм нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган.

Луганск Халык Республикасы башлыгы хакимияте тулы исемлекне бастырды һәм һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Исемлектә 2003-07 елгы 18 кыз һәм 3 егет. ЛНР башлыгы Леонид Пасечник 24 һәм 25 майны Украина режимының террорчылык һөҗүме корбаннары буенча матәм көннәре дип игълан итте.


Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас